Бакырчы авылында яшәүче Әдиятуллина Фәрзәнә Зариф кызын 85 яшь тулган көне белән котлыйбыз!

Кадерле, игелекле, олы җанлы әниебез, күз нурыбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы күрми, безгә терәк булып, әти белән тигезлектә гомер итегез. Туган йортыбызның яме булып, безне сөендереп яшәвегезне телибез!
Рәхмәт сезгә, әти- әни!
Ярый әле икәү яшьлектә
Бер- берегезгә очрап табышкансыз,
Кавышкансыз безнең бәхеткә.
Сез булганга, әти-әни,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яныгызчы йолдыз шикелле.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Хәнәфи, балаларың, тугыз оныгың, оныкчыкларың.
Нет комментариев