Бакырчы авылында туып үскән Фәрдия Фәрит кызы Бәхтиярованы ихлас күңелдән узган 50 яшьлек юбилее һәм 8 март бәйрәме белән котлыйбыз.

Яз кояшы күңелләреңә яшәү дәрте, тән сихәте, якты-матур уйлар бүләк итсен. Балаларыңның кадерледән-кадерлесе булып, якыннарыңның терәген тоеп яшә.
Изге күңелле, искиткеч сабыр, олы йөрәкле туганыбыз! Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, бәхет телибез.
Туган көнең котлы булсын
Сөекле, кадерлебез.
Иң яраткан, якын күргән
Син безнең туганыбыз.
Иссен җилләр, узсын еллар,
Картаймасын тик йөрәк.
Озын-озак яшә әле,
Бездән сиңа шул теләк.
Тормыш сукмагыннан горур атла,
Каршылыклар булса, туктама.
Сау-сәламәт булып озак яшә,
Туганнарың белән янәшә.
Хөрмәт белән, яратып, барлык Бәхтияровларның зур гаиләсе.
Нет комментариев