Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында туып үсеп, шунда гомер итүче газиз кешебез Әминә Хәялетдин кызы Әхмәтшинаның бүген туган көне.

02 апреля 2022, 15:00

396

0

0

Бакырчы авылында туып үсеп, шунда гомер итүче газиз кешебез Әминә Хәялетдин кызы Әхмәтшинаның бүген туган көне.

Кадерлебез! Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев