Бакырчы авылында гомер итүче кадерле әтиебез – Рәхимҗан Әшрәфҗан улы Нәҗиевның 6 февральдә 75 яшьлек юбилее!
Әти, без сиңа сәламәтлек, күңел көрлеге, алдагы көндә дә таза, нык булып, безне куандырып яшәвеңне телибез. Әниебез киткәнгә 11 ел вакыт узса да, тәрәзә төпләреңдә, ишек алдыңда ул яратып үстергән гөлләр балкып утыра, өең һәрчак чиста-пөхтә, әни исән чактагы җылылыкны саклыйсың. Безгә биргән төпле киңәшләрең, әниебез рухына атап укыган догаларың өчен рәхмәт сиңа. Киләсе көннәрең тыныч булсын, бәхет-шатлыктан гына торсын.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син – безнең бердәнберебез,
Син әле безгә кирәк!
Иң изге теләкләр белән, кызың Миләүшә.
Нет комментариев