Айдар авылында яшәүче Гөлфия Габдулла кызы Садриеваның 29 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Гөлфия, сине чын күңелдән олы бәйрәмең белән ихлас котлап, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы озын гомер телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Илле саны бик зур сан да түгел,
Ун ел үткән бары биш кабат.
Уйланыплар кайчак куясыңдыр.
Үткән юлларыңа борылып бер кабат.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Азат, кызың Зөлфия һәм барлык туганнарың исеменнән әниең.
Нет комментариев