Айдар авылында гомер итүче кадерле әниебез Халидә Шәяхмәт кызы Шаһиздановага 20 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең – олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын! Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, саулыкта-сәламәтлектә матур гомер ит. Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, газизебез! Алдагы көннәрдә Аллаһ тәгалә исәнлек биреп, без – балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә тагын озак еллар бергәләп, куанып яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев