Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апас районы Кече Бакырчы авылында туып үскән, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче әниебез Мәйсәрә Барый кызы Хафизовага 15 мартта 85 яшь тула

15 марта 2021, 06:00

701

0

0

Апас районы Кече Бакырчы авылында туып үскән, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче әниебез Мәйсәрә Барый кызы Хафизовага 15 мартта 85 яшь тула

Әтиебез Вәлиулла Хафиз улы белән бергә гомер итүләренә — 65 ел!

Кадерле әниебез! Юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш телибез. Киләчәктә дә балаларыңның һәм онык ларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар бер-берегезгә терәк һәм безгә шулай кирәк булып гомер кичерергә язсын, тимер туегыз котлы булсын!

Исән генә була күр син, әнкәй!
Син булганда яшәү күңелле.
Бу дөньяда янып яшәр өчен,
Син бирәсең, әнкәй, син көчне.

Без рәхмәтле сиңа, әнкәй,
Безгә сабыр, түзем булганга.
Без бәхетле һәрвакытта,
Карашыңны синең тойганга.

Яратып, балаларыгыз һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев