Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче әтиебез Рифкат Гизитдин улы Садыйковның 85 яшьлек юбилее.

30 мая 2022, 09:00

265

0

0

Акъегет авылында яшәүче әтиебез Рифкат Гизитдин улы Садыйковның 85 яшьлек юбилее.


Әтиебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез белән тигезлектә, тынычлыкта, сау-сәламәт булып, балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, озак еллар бәхеттә, кайгы-хәсрәтсез яшәвегезне телибез. Без – балаларыгызга терәк булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Юбилеең, әти, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Күңел тынычлыгы ташламасын,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, иман, Ислам, Коръән нуры,
Юлдаш булсын сина тормышта.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең,
онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев