Акьегет авылында яшәүче кадерле әтиебез Равил Вәлиуллинга 27 октябрьдә – 90 яшь, әние без Фәридәгә 3 ноябрьдә 92 яшь тула!
Кадерлеләребез, сезгә сәламәтлек, тигез картлык, борчуларсыз сөенечләрдән генә торган көннәр, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәвегезне телибез.
Котлы булсын, әти-әни, туган көннәрегез,
Балкып торсын һәрчак йөзләрегез.
Кайгы-хәсрәт күрми: шатлык белән,
Үтсен иде килер көннәрегез.
Яшәгез әле сез шатлык белән,
Ямь биреп безнең күңелләргә.
Рәхмәт әйтәбез сезгә чын күңелдән,
Янәшәбездә язсын иде сезгә яшәргә.
Сезне яратып, иң изге теләкләр белән, улларыгыз, киленнәрегез, кызларыгыз, кияүләрегез, онык-оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев