Акъегет авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз Альберт Гарифҗан улы Бәхтияровны 1 февральдә булачак 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Әти! Сиңа исәнлек-саулык, гел сөенечләр генә телибез. Өйнең утын сүндермичә, җылылыгын сак лавың өчен мең рәхмәт сиңа.
Гөрләп яшә, әти, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык нуры,
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
Яшә әле озын-озак,
Уздырып син 100не дә!
Бүген синең юбилеең, әти,
80 яшең Ходай бүләге.
Гомер үтә, диеп сүрелмә,
Син бит безнең тормыш терәге.
Рәхмәт, әтиебез, барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Җан тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңнын якты ярында.
Иң изге теләкләр белән, улың-кызларың, киленең-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев