Акъегет авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез Саймә Җиһаншинаның 23 июльдә 85 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән ихлас котлыйбыз! Сиңа изге теләкләребезне юллыйбыз.
Исән генә бул син әниебез,
Сызламасын аяк-кулларың.
Син бәхетле һәм таза-сау булсаң,
Безгә нәрсә кирәк соң тагын!
Сабырлык, киң күңеллелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек – болар әниебезгә хас матур сыйфатлар. Тормыш сөючән, булганына шөкер итеп яшәүче, кечкенә генә сөенечне дә зур итеп кабул итүче кадерле әниебезнең исән-сау булып, безне куандырып яшәвен телибез.
Иң изге теләкләрне юллаучы балаларың, кияү, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев