20 ноябрьдә Югары Урысбага авылында яшәүче Әлфинур Гыйльманованың күркәм юбилее.
![20 ноябрьдә Югары Урысбага авылында яшәүче Әлфинур Гыйльманованың күркәм юбилее.](https://yashel-uzan.ru/images/uploads/grats/2021/11/19/f14a6844145f90a5988fe1340cbd07cb.jpg)
Әтиебез өчен терәк һәм тугры тормыш иптәше, балаларың өчен – яраткан әни, оныкларың өчен кайгыртучан дәү әни син. Гомереңне еллар белән түгел, ә кылган игелекләрең белән исәпләү дөрес булыр. Сиңа көтелмәгән куанычлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, күтәренке рух, алдагы көннәреңнең бәхетле булуын телибез.
Йөрәктәге барлык матур сүзләр,
Бүген, әни, сине зурлап яңгырасын.
Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен,
Килә, әни, бары сиңа яудырасы.
Кояш ничек балкып, көлеп торса,
Син дә, әни, безнең өчен кояш кебек.
Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың,
Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген.
Сәламәт бул, безне куандырып, озак яшә,
Сабыр, тыйнак, уңган әниебез.
Котлап сине матур бәйрәм белән,
Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез!
Тормыш иптәшең Фәндияр, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев