19 октябрьдә Югары Урысбага авылында гомер итүче кадерле әниебез – Фәрдәнә Госман кызы Ишметованың гомер бәйрәме – күркәм юбилее булып узды
Кадерле әниебез, сине шушы матур 60 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез.
Сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кеше гомере үткән еллары белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без – балаларың өчен – шат күңелле һәм кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан, хөрмәт иткән дәү әни. Барыбызга өләшкән күңел назың синең гомерне дә еллар белән түгел, ә игелекле эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә. Әниебез гомерен балалар укытуга багышлады. Озак еллар Урысбага мәктәбендә иң авыр фәннәрнең берсе – фәннәр патшасы – математика укытты. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, аны хөрмәт итәләр, күрешкәч «апа» дип торалар. Әниебез дә, һәр укучысын үз балаларыдай якын күрә, аларның уңышлары булса шатлана, алар белән горурлана. Әниебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер, күтәренке рух һәм алдагы көннәреңдә чиксез бәхет телибез, туган нигезебез жылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшә. Яшен тизлегедәй үтә торган гомернең һәр көне матур, якты, нәтиҗәле булсын. Без сине яратабыз!
И хатын-кыз – илаһи зат!
Камил синең бар ягың!
Каршылыклар белән тулы,
Зур сере син дөньяның.
И хатын-кыз – илаһи зат!
Килә серең чишәсе!
Кешелеккә җан өрүче,
Син – тормышның чишмәсе!
Иң изге теләкләр белән, әтиебез Рифкәт, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың
Нет комментариев