15 майда Татар Наратлысы авылында туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче Равилә Гарәф кызы Абдрахманованың 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрвакытта да туган җанлы, игелекле, ярдәмчел. Барысы өчен дә рәхмәтлебез. Сиңа исәнлек-сау лык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Киләчәктә дә Нургизәр белән тигезлектә, баларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, һәр туар көнгә шатланып яшәргә насыйп булсын.
Юбилеең белән тәбриклибез,
Сәламәтлек теләп иң элек.
һәр көнең үтсен куанычта,
Бәхетләргә генә күмелеп.
Иң изге теләкләр белән, бертуганнарың Хөснетдиновлар, Әхмәтҗановлар, Нәбиуллинар, Хөснетдиновлар һәм Галиевлар гаиләләре.
Нет комментариев