Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Иң мөһимен - сәламәтлек һәм тынычлык телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар тыныч тормышта, бүгенгедәй һәр көннән ямь табып, шатланып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Әниебез кебек якын Рәйханә апабыз,
Ягымлы йөз, йомшак сүзле син!
Кечкенәдән синең назың тоеп,
Җылылыгың тоеп үстек без!
Юбилеең котлы булсын, апа,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Иң изге теләкләр белән, апаң Суфия һәм балалары Бәхтияровлар гаиләсе дә бу матур теләкләргә кушыла.
Нет комментариев