Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Яхшы әни дә син, яхшы хатын да,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәршетәләр кунсын иңнәреңә,
Юбилеең белән котларга!
Күпләр микән синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Без бит сине шашып яратабыз,
Син бит безгә бик тә кирәкле.
Яратып, тормыш иптәшең Фирнат, кызың Рүзилә, киявең Рөстәм һәм оныгың Булат.
Нет комментариев