Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

1 сентябрьдә Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче кадерле әниебез Мәдинә Закирҗан кызы Нәбиуллинаның 70 яшьлек юбилее.

01 сентября 2020, 07:00

872

0

2

1 сентябрьдә Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче кадерле әниебез Мәдинә Закирҗан кызы Нәбиуллинаның 70 яшьлек юбилее.

Сөекле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Искиткеч җайлы, олы җанлы, йомшак, киң күңелле, сабыр холыклы, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы, ярдәм кирәк булганда җанын бүлеп бирергә әзер булган әниебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр.

Әниебез! Ярый әле син бар бу дөньяда. Саулыгың нык, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешмичә, әтиебез белән тигезлектә, озын гомерле булып яшәвегезне теләп калабыз. шатлыкларыбыз – синеке дә, борчуларыбыз да уртак безнең. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбыз ны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син.

Мамык кебек йомшак чал чәчләрең,
Кояш нуры балкый йөзеңдә.
Тормыш моңы синең күзләреңдә,
Җан җылысы һәрбер сүзеңдә.

Сәламәт бул, бул бәхетле,
Елмаеп кына яшә.
Тик бел: үзең генә түгел,

Безнең белән янәшә.

Изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, әниең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев