Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең «Ледокол» спорт мәктәбе

Яшел Үзәннең «Ледокол» спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    «Ледокол» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә хоккей һәм фигуралы шуу бүлекләре бар.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 3-34-08
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5763

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Төзүчеләр пр-кты, 21

2007 елда Яшел Үзән шәһәрендә Боз сараен төзү турында карар кабул ителә. Татарстан Президенты, «Бердәм Россия» партиясе Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев Яшел Үзән шәһәрендә физкультура-савыктыру комплексларын торгызу буенча партия программасы кысаларында төзелгән боз сараен ачу тантанасында шәхсән үзе катнаша. Яңа спорт корылмасын ачуны Татарстан Президенты этаплы вакыйга дип атый. «Сезнең шәһәр тырышлыгыгыз һәм казанышларыгызга туры килә торган искиткеч бүләк алды. Яшел Үзән һәрвакыт спорт шәһәре булды һәм булып кала бирә, дип әйтергә тиешмен», – дип ассызыклый ул вакыттагы республика башлыгы. «Ледокол» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе үз эшен 2008 елның февраленнән башлый. Спорт комплексы муниципаль автоном оешма булып тора. Ике катлы боз сарае койма белән әйләндереп алынган. Анда 30х60 м боз мәйданчыгыннан тыш, боз аренасын киптерү җайланмасы, электр җиһазлары, җылылык узелы өчен бүлмәләр; боз машинасы өчен гараж, өч двигательле суыткыч (урамда), 300 кешелек тамашачылар трибунасы, 20 спорт тренажер залы, 20х40 м металл киртәле мини-футбол кыры (урамда), хоккей формасын киптерү җайланмалары, хоккейчылар өчен чишенү бүлмәләре, душ һәм санузеллар; директор кабинеты, медицина һәм инженерлык кадрлары өчен кабинетлар; җыештыручы, биналарга хезмәт күрсәтү, архив бүлмәләре һ.б. бар. Хәзерге вакытта ТР ЗМР «Ледокол» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесендә 205 бала һәм яшүсмер белем ала. Хоккей секциясендә төркемнәрнең гомуми саны – 10, фигуралы шуу бүлегендә барлыгы 7 төркем бар. Балалар белән хоккей буенча 4 тренер: Снигирев В.А., Ковров К.Е., Низамиев Б.Э., Рәхимуллин Е.И.; тимераякта фигуралы шуу буенча 4 тренер: Фалина Д.М., Великанова Р.Р., Садрытдинова А.С., Измайлов И.Г. эшли. «Ледокол» спорт мәктәбендә 5 команда тупланган.