Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең №7 спорт мәктәбе

Яшел Үзәннең №7 спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    ТР ЗМР «7нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә нәфис гимнастика, кул көрәше, самбо, футбол кебек дүрт бюджет бүлек эшли, шулай ук түләүсез нигездә 4,85нче тренерлык ставкасы белән Яшел Үзән шәһәренең Көрәш мәктәбе көрәш бүлеге дә бар. Самбо, АРБ, Тхэквандо, нәфис гимнастика, бокс, Дзюдо, Парлап ишү, кул көрәше буенча түләүле төркемнәр оештырылган.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 6-69-34
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Осиново ав., Гагарин ур., 1А

2021 елның 13 апрелендә Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә гомуми мәйданы 1218,5 кв.м. булган яңа универсаль спорт залы ачыла, алга таба ул ТР ЗМР «7нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе» дип атала башлый. Биредә Казан шәһәренең төрле районнарыннан: Яшел Үзән шәһәреннән, Волжскидан, Залесный, Юдино һәм Васильеводан килгән 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә. Әлеге учреждениесе базасында нәфис гимнастика, кул көрәше, самбо, футбол кебек дүрт бюджет бүлек эшли, анда 200 бала шөгыльләнә; шулай ук, түләүсез нигездә, 4,85 тренерлык ставкасы белән Яшел Үзән шәһәренең Көрәш мәктәбе бүлеге дә эшли. Самбо, АРБ, тхэквандо, нәфис гимнастика, бокс, дзюдо, парлап ишү, кул көрәше буенча түләүле төркемнәр дә бар. Аларда якынча 500 бала шөгыльләнә. Спорт мәктәбенә көн саен 250 бала йөри. Учреждение бюджет бүлекчәләренә балаларны күбрәк тә кабул итә алыр иде, ләкин, кызганычка, тренерлык ставкалары моңа мөмкинлек бирми. 7нче спорт мәктәбенең икенче катында тренажер залы урнашкан, анда теләге булган һәркем үзлектән шөгыльләнә, яисә шәхси тренер хезмәтеннән файдалана ала.