Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең №6 спорт мәктәбе (Бригантина)

Яшел Үзәннең №6 спорт мәктәбе (Бригантина)
  • Тасвирлама:

    ТР ЗМР «6нчы спорт мәктәбе (Бригантина)» муниципаль бюджет учреждениесендә спорт туризмы юнәлеше буенча укыту алып барыла, аңа түбәндәге төрләр керә: велосипед туризмы, су туризмы, ориентлашу, спорт туризмы, ишкәкле слал.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 17:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-22-77
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5759

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Гоголь ур., 59

ТР ЗМР «6нчы спорт мәктәбе (Бригантина)» муниципаль бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә 2008 елның сентябрендә төзелә. 6нчы мәктәпнең максаты – балалар һәм яшүсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү. Мәктәптә спорт туризмы юнәлеше буенча укыту алып барыла, аңа түбәндәге төрләр керә: велосипед туризмы, су туризмы, ориентлашу, спорт туризмы, ишкәкле слал. Спорт мәктәбенең тәрбияләнүчеләре республика, зона һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулый. Секцияләр шәһәребезнең гомуми белем бирү мәктәпләре (7нче мәктәп, 4нче мәктәп, 9нчы лицей, 15нче мәктәп, Васильево урта мәктәбе, Свияжск урта мәктәбе) базасында, шулай ук Ледокол балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 6нчы мәктәпнең яр буе укыту базасында алып барыла. Биредә 301 бала шөгыльләнә, 14 тренер эшли. Учреждениенең тренер-педагогия коллективы мәктәпләргә даими рәвештә туристлык-туган якны өйрәнү эшчәнлеге буенча методик ярдәм күрсәтә, туризм төрләре буенча ярышлар, ял көне походлары оештыра. Җәй көннәрендә биредә тәрбияләнүчеләр өчен Идел ярында профильле палаткалы лагерь оештырыла.