Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең №5 «Дельфин» спорт мәктәбе

Яшел Үзәннең №5 «Дельфин» спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 5нче «Дельфин» спорт мәктәбе муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә бассейн һәм шахмат секцияләренә йөрергә мөмкин.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 08:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 3-44-30; 8(84371) 3-00-01
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5758

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Королев ур., 8Б

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Дельфин» 5нче спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе 2008 елның 4 июлендә мәктәпара савыктыру комплексын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килә. Спорт мәктәбенең бинасы 1993 елда төзелә, 2022 елда исә Королев урамындагы 8Б бинасына республика акчалары исәбеннән капиталь ремонт үткәрелә һәм Яшел Үзән муниципаль районы акчаларына территория төзекләндерелә. 5нче мәктәп укучылары йөзү һәм шахмат буенча Федераль стандартлар нигезендә эшләнгән һәм культивацияләнә торган спорт программалары буенча укый. Спорт мәктәбенең бөтен эшчәнлеге тәҗрибәле тренерлар – югары һәм беренче квалификация категорияле укытучылар тарафыннан һәм директор Поправко Вероника Михайловна җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Биредә йөзү һәм шахмат буенча югары һөнәри белемле 13 тренер-укытучы эшли. Шулар арасында 3 тренер – югары квалификация категориясенә, 3 тренер-укытучы – беренче квалификация категориясенә ия. «Дельфин» 5нче спорт мәктәбендә 5 яшьтән алып, 17 яшькә кадәрге 658 бала йөзү һәм шахмат белән шөгыльләнә. Мәктәп эшчәнлеге дәверендә биредә Яшел Үзән районының 40 меңнән артык баласы укый. Соңгы өч елда мәктәп укучылары 80нән артык ярышта һәм төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашып, 180 бүләк отып кайта. Биредә 5 КМС һәм 25 беренче разрядлы спортчы әзерләнә һәм 372 укучы норматив таләпләрне үтәп, спорт разрядларына ия була. Укучылар өчен мәктәпнең тренерлар составы тарафыннан файдалы ял оештыру максатында даими рәвештә стационар лагерьлар базасында профильле сменалар, Татарстан Республикасының әһәмиятле урыннарына экскурсия сәфәрләре, бәйрәм даталарына багышланган күңел ачу чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән шәһәр чаралары, акцияләре оештырыла. «Дельфин» мәктәбе үз эшчәнлеген түбәндәге мәйданчыкларда алып бара: Яшел Үзән шәһәре, Королев ур., 8 «Б» адресы буенча урнашкан №5 «Дельфин» спорт мәктәбе; Кояшлы ур., 22 (шахмат клубы); Төзүчеләр проспекты ур., 62; Яшьлек ур., 3 (1нче лицей); Комаров ур., 45 (М.В. Ломоносов исемендәге 18нче күп профильле лицей).