Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең №3 спорт мәктәбе

Яшел Үзәннең №3 спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    ТР ЗМР «3нче спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә футбол белән шөгыльләнергә мөмкин. Тренировкалар «В.Колотов исемендәге комсомолец» стадионында, футбол манежында, шулай ук «Авангард» спорт комплексында, Зеленодольск муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм лицейларында уза.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 08:00 – 21:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 5-65-73
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5762

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Ленин ур., 5

ТР ЗМР «3нче спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе 2000 елда нигезләнә. 70нче еллар чорында Яшел Үзән футбол мәктәбе республика һәм совет командалары өчен чын «питомник» булып тора. Нодельман Григорий, Тихонов Владимир, Савельев Владимир, Җамалетдинов Зөфәр, Фәхретдинов Рөстәм, Заһидуллин Илдус, Ибраев Юрий, Ястребов Владимир, Тишкин Геннадий, Алексеев Геннадий, Стеблевец Евгений, Цицулин Виктор, Сибгатуллин Ильяз һәм күп кенә башка талантлы спорт мәктәбе укучылары Россия чемпионатының (СССР) югары дивизионнарында чыгыш ясый. Алар бөтен илгә үрнәк була. Әмма Яшел Үзәннең барлык чорларының төп футбол символы, һичшиксез, легендар Виктор Михайлович Колотов. Ул үзенең бөек спорт карьерасын «Комсомолец» стадионында башлый. Бүләкләр һәм җиңүләре арасында: 6 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр СССР Кубогы, «УЕФА Кубогы» һәм «УЕФА Суперкубогы» иясе, Европа чемпионатының көмеш призеры, ике тапкыр Олимпия уеннарының бронза призеры. Безнең заманда мондый шәхесләр рәтендә – Рожков Илья һәм Лобанов Глеб. Илья Рожков 2005 елның 29 февралендә туа. 3нче спорт мәктәбе (беренче тренеры Дмитрий Евгеньевич Кондратьев) һәм «Рубин» ФК академиясе тәрбияләнүчесе. 2023 елның 22 июлендә ул «Рубин»ның Мәскәү «Локомотив»ы белән уенында, беренче командасында дебют ясый һәм Россия премьер лигасында «Рубин»ның иң яшь ассистенты булып, «гол» тапшыруы белән билгеләнә. Глеб Лобанов 2005 елның 22 маенда туа. 3нче спорт мәктәбе укучысы (тренеры Дмитрий Евгеньевич Кондратьев) 2023 елдан бирле «Рубин» яшьләр командасы өчен уйный. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә футбол буенча 16 тренер-укытучы эшли. 2024-2025 уку-тренировка елына шөгыльләнүче кешеләр саны – 742. 232 спортчының спорт разрядлары бар. Яшел Үзән муниципаль районының «3 нче спорт мәктәбе»ндә тәрбияләнүчеләр ел саен 8 яшь төркемнәре буенча Казан шәһәренең яшьләр һәм яшүсмерләр командалары арасында кышкы һәм җәйге чемпионатларда, беренчелекләрдә һәм Кубокта, олылар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында һәм Кубогында, яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнаша. Мәктәп ел саен төрле спорт-масса чаралары уздыра. Өченче ел рәттән мәктәп базасындауздырылучы «Мәктәп футбол лигасы» сайлап алу этабы – шуларның иң зурысы. 2024 елда ярышларда Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 600дән артык укучысы катнаша; 2023 елдан башлап шәһәр тарихында беренче тапкыр 800дән артык бала катнашында «ТР Яшел Үзән МР балалар футбол лигасы» турниры үткәрелә башлый; спорт мәктәбенең тренерлары истәлегенә футбол буенча төбәкара турнир оештырыла.