Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

Яшел Үзән шәһәре балалар музыка мәктәбе

Яшел Үзән шәһәре балалар музыка мәктәбе
  • Тасвирлама:

    «Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре балалар музыка мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең төп бурычлары – балаларга музыкаль-эстетик тәрбия бирү, бөтендөнья музыка культурасы мирасы белән таныштыру, иң сәләтле укучыларны алга таба һөнәри белем алуга әзерләү. Хәзерге вакытта музыка мәктәбендә фортепиано, скрипка, виолончель, кларнет, саксофон, баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара, вокал белгечлекләре буенча 665 укучы белем ала.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 07:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-25-63
  • Адресы:

    К.Маркс ур., 51а

«Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре балалар музыка мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе – Татарстан Республикасында иң борынгы уку йортларының берсе. Аңа Бөек Ватан сугышы елларында нигез салына. Мәктәп – белем бирү учреждениесе генә түгел, шәһәрнең мәдәни үзәге булып та тора. Оешманың төп бурычлары – балаларга музыкаль-эстетик тәрбия бирү, бөтендөнья музыка культурасы мирасы белән таныштыру, иң сәләтле укучыларны алга таба һөнәри белем алуга әзерләү. Хәзерге вакытта музыка мәктәбендә фортепиано, скрипка, виолончель, кларнет, саксофон, баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара, вокал белгечлекләре буенча 665 укучы белем ала. Мәктәптә барлыгы 64 укытучы эшли, нигездә, бу элеккеге чыгарылыш сыйныф укучылары. Укытучылар коллективы яшь музыкантларны тәрбияләүдә мәктәпнең башлангыч этабыннан оешкан педагогик традицияләргә таяна. 68 ел эчендә мәктәпне 3 меңнән артык укучы тәмамлый. Музыка югары уку йортларында 400дән артык укучы белем алуын дәвам итә. Күп кенә чыгарылыш укучылары танылган музыкантлар, абруйлы педагоглар, күренекле музыка эшлеклеләре була.