Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең «Мирный» автовокзалы

Яшел Үзәннең «Мирный» автовокзалы
  • Тасвирлама:

    «Экспресс» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Территориянең мәйданы 7000 кв.м. Бинаның мәйданы - 450 кв.м. Яшел Үзәннең «Мирный» автовокзал бинасында көтү залы, билетлар сату кассасы, ана һәм бала бүлмәсе, диспетчер бүлмәсе, автобус йөртүчеләрнең ял итү һәм төшке аш кабул итү бүлмәсе, кафе бар. Автовокзал түбәндәге маршрутларга хезмәт күрсәтә: шәһәр эчендә– №2, №4, №6; шәһәр яны – №403 «Яшел Үзән – Волжск», №104 «Яшел Үзән – Казан», №405 «Яшел Үзән – Уразлы».

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 06:00 – 17:00

    Телефоннар:
    • 8(84371) 6-01-50
    • 8(84371) 6-01-52
    • 8(84371) 5-75-44
    Адресы:

    Яшел Үзән, Королёв ур., 1А

Яшел Үзәннең «Мирный» автовокзалы бинасында элек социаль-мәдәни көнкүреш объектлары: поликлиника, училище, яшүсмерләр клубы, аннан да элегрәк телеүзәк урнашкан була. Хәзерге вакытта биредә «Мирный» автовокзалы: көтү залы, билетлар сату кассасы, ана һәм бала бүлмәсе, диспетчер бүлмәсе, автобус йөртүчеләрнең ял итү һәм төшке аш кабул итү бүлмәсе, кафе; безнең шәһәр үлчәмнәре буенча бик зур сәүдә-күңел ачу үзәге, кинозал, азык-төлек гипермаркеты һ.б. урнашкан. Вокзалны көнбатыштан көнчыгышка күчерү идеясен беренче тапкыр шәһәрнең элеккеге баш архитекторы Рөстәм Шәйхетдинов яңгырата. Һәм менә хәзер бу инициатива күзгә күренеп торган сыйфатларга ия. Республика транспорт министрлыгы тарафыннан биредә бәясе 23,5 миллион сумлык транспорт чишелеше төзелә. Бу акчага шулай ук аерым вокзал яны урамнарының машина өлешләре киңәйтелә, Столичная урамы белән Төзүчеләр проспекты чатында юл өслеге норматив хәлгә китерелә. Мирныйда хәзер күп катлы төзелеш аеруча актив алып барыла. Казан безнең якка, ә безнең шәһәр башкала ягына «хәрәкәт итә». Мегаполисның һәм аның «юлдашының» үзара якынаюы Яшел Үзәннең эшлекле үзәгенең көнчыгышка күчүенә китерә. Шулай булгач, вокзалның хәзерге урынын шәһәрнең перспектив үсеш планы пунктларының берсе дип карарга мөмкин. Автовокзалда «Экспресс» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Территориянең мәйданы 7000 кв.м. Бинаның мәйданы - 450 кв.м. Яшел Үзәннең «Мирный» автовокзал бинасында көтү залы, билетлар сату кассасы, ана һәм бала бүлмәсе, диспетчер бүлмәсе, автобус йөртүчеләрнең ял итү һәм төшке аш кабул итү бүлмәсе, кафе бар. Автовокзал түбәндәге маршрутларга хезмәт күрсәтә: шәһәр эчендә – №2, №4, №6; шәһәр яны – №403 «Яшел Үзән – Волжск», №104 «Яшел Үзән – Казан», №405 «Яшел Үзән – Уразлы».