Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең Колхоз базары автовокзалы

Яшел Үзәннең Колхоз базары автовокзалы
  • Тасвирлама:

    Хәзерге вакытта Яшел Үзәннең Колхоз базары автовокзалы түбәндәге маршрутларга хезмәт күрсәтә: шәһәр эчендә – №2, №4, №6; шәһәр яны – №403 «Яшел Үзән – Волжск», №104 «Яшел Үзән – Казан», №405 «Яшел Үзән – Уразлы».

  • Телефон:
    • 1
    Адресы:

    Комсомольская ур., 41

Сугыш елларында Колхоз базары күп кенә яшел үзәнлеләр өчен үлемнән котылу чарасы булып тора. Бөек Ватан сугышы шәһәребез тормышын тамырдан үзгәртә. Сугышның беренче айларында гына да Яшел Үзән СССРның көнбатыш төбәкләреннән 20 меңгә якын качакны кабул итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, кешеләрне урнаштыру буенча кыенлыклар туа, чөнки шәһәрнең үз азык-төлек базасы булмый һәм продуктлар тулысынча читтән китерелә. Мондый шартларда колхоз базары ачлыктан котылу ысулы, җиңел табыш чыганагы һәм барыннан да элек, шәһәр җитәкчелеге өчен, чын баш авыртуына әверелә. Сугыш башлангач, сәүдә киң колач белән күтәрелгән бәяләргә күчә. Шуннан җинаятьләр саны кискен арта: вак урлашулардан алып талауларга кадәр. Азык-төлек базарындагы вәзгыятьне тотрыклыландыру һәм халыкның ачык канәгатьсезлеген булдырмау өчен, 1942 елның язында Казанда һәм Яшел Үзәндә колхоз сәүдәсен киңәйтү турында карар кабул ителә. Беренче икеяклы сәүдә безнең шәһәрдә 1942 елның 29 мартында пәйдә була. Ул вакытта Югары Ослан һәм Норлат районнарыннан авыл кешеләре Яшел Үзәнгә 3,5 тоннага якын ит, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка азык-төлек сата. 2 апрельдә Яшел Үзән базарына 14 колхоз вәкилләре килгәч, сәүдә тагын да җанланып китә.  Соңрак биредә автовокзал да барлыкка килә һәм аны «Колхоз базары» автовокзалы, дип йөртә башлыйлар. Хәзерге вакытта автовокзал түбәндәге маршрутларга хезмәт күрсәтә: шәһәр эчендә – №2, №4, №6; шәһәр яны – №403 «Яшел Үзән – Волжск», №104 «Яшел Үзән – Казан», №405 «Яшел Үзән – Уразлы».