Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге

Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге
  • Тасвирлама:

    «Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә иҗади остаханә, вокаль һәм театр студиясе, күргәзмә мәйданы, концерт залы бар. 100 меңле халкы булган шәһәрдә Мәдәни үсеш үзәге концерт залы даими рәвештә фестивальләр, спектакльләр, иҗади кичәләр, балалар бәйрәмнәре һәм концертлар уздыру өчен мәйдан булып тора.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 6-07-40
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Королев ур., 17

«Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Мәдәният» милли проекты кысаларында 2022 елда төзелә. Аның составына иҗади остаханә, вокаль һәм театр студиясе, күргәзмә мәйданы, 199 урыны булган концерт залы һ.б. керә. Мондый үзәк Россиядә беренчеләрдән булып төзелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзәк федераль һәм республика ярдәме белән төзелә: «Мондый үзәкләр булдыру – яңа федераль инициатива, әмма иң мөһиме, бу үзәк – безнең илдә беренче, һәм мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Без күргәннең барысы да – җәмәгать киңлекләре дә, мәктәпләр дә, мондый мәдәният үзәкләре дә – халкыбызның тормыш сыйфатын арттыру өчен эшләнә».