Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең Спорт көрәш мәктәбе

Яшел Үзәннең Спорт көрәш мәктәбе
  • Тасвирлама:

    ТР ЗМР «Спорт көрәш мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә грек-рим көрәше, самбо, дзюдо һәм татар-башкорт милли көрәше секцияләре бар.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 21:00, шим-якш 08:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-19-60
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5760

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    К.Маркс ур., 57а

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Спорт көрәш мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең максатлары һәм бурычлары: балалар һәм яшүсмерләрнең ял проблемаларын хәл итү, балаларны җәмгыятьтә тормышка яраклаштыру, профессиональ рәвештә үзбилгеләнү, танып-белү һәм иҗат итүгә мотивацияне үстерү, шәһәр чараларында һәм ярышларда катнашу, спортның культивацияләнә торган төрләре буенча ярышларны оештыру һәм үткәрү, балаларны җәлеп итеп, күрсәтмә чыгышлар оештыру һәм уздыру, спорт нормативларын үтәү, тәрбияләнүчеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү, мәктәп укучылары тарафыннан югары нәтиҗәләргә ирешү һәм спортчыларны Татарстан Республикасы, Россия, Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларда катнашуга әзерләү өчен кирәкле шартлар тудыру. Спорт мәктәбе буларак, балалар һәм яшүсмерләр учреждениесе 2000 елның апреленнән эшли башлый, мәктәпне гамәлгә куючы булып Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты тора. Элегрәк мәктәптә грек-рим көрәше буенча бер генә секция гамәлдә була, ләкин 2008 елның августыннан мәктәп шәһәрдә һәм районда үсеш алган барлык спорт көрәш төрләрен берләштерә. Биредә самбо, дзюдо, татар-башкорт милли көрәше дә барлыкка килә. Тренерлар дәресләрне, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән тыш, шәһәрнең һәм районның урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә үткәрә. Учреждениедә 648 кеше шөгыльләнә. Мәктәп штатында 16 тренер эшли.