Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең №4 спорт мәктәбе

Яшел Үзәннең №4 спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    ТР ЗМР «4нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә бүгенге көндә 5 секция эшли: чаңгы узышы, җиңел атлетика, тимераякта шуу, каратэ, волейбол.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 08:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-32-76
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5757

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Чапаев ур., 1

ТР ЗМР «4нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең төп бурычы – балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, физик, интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатларны үстерүгә, спорт уңышларына ирешүгә юнәлдерелгән системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин булган иң күп сандагы балаларны, яшьләрне җәлеп итү. Бу бүгенге вәзгыяттә, яшүсмерләр җинаятьчелегенең чәчәк аткан чорында һәм яшьләр арасында наркомания таралуга бәйле рәвештә бик кирәк. Шулай ук, РФ һәм ТР җыелма командаларын тулыландыру өчен югары квалификацияле спортчылар әзерләү дә төп максат булып тора. Бүгенге көндә мәктәптә 5: чаңгычылар, җиңел атлетика, тимераякта шуу, каратэ, волейбол секцияләре эшли. Биредә тренерлар составының элитасы – шәһәрнең иң яхшы спортчылары җыелган. Барлыгы 17 кеше. 680 бала шөгыльләнә. Спорт мәктәбе балансында 24х12 м зурлыктагы спорт залы, гомуми мәйданы 317,4 кв.м булган чаңгы базасы бар. 1998 елда Яшел Үзән шәһәрендә «Физик культура һәм спорт үзәге» оештырыла, алга таба аның исеме «4нче спорт мәктәбе» дип үзгәртелә. Биредә 26 ел эчендә йөзләгән яшүсмер төрле дәрәҗәдәге ярышларда спортчы һәм җиңүче була. «4нче спорт мәктәбе»нең әйдәп баручы юнәлешләре булып 5 спорт төре тора: чаңгы ярышлары, тимераякта шуу, җиңел атлетика, волейбол, каратэ. Мәктәп эш дәверендә илне рекордлары белән данлаучы спорт осталары әзерли. Чыгарылыш укучылары арасында: халыкара класслы спорт мастерлары – Белов Евгений, Ларьков Андрей, Доценко Анастасия, Бочкарев Антон; спорт мастерлары – Сюлатов Павел, Романов Виктор, Романов Анатолий, Романова Юлия, Махалов Роман, Ахатова Анастасия, Лукоянова Екатерина, Карангина Юлия, Доценко Данил, Доронин Алексей, Бочкарев Антон, Марьин Александр, Садетдинов Радик, Сурков Никита, Гарифуллин Ренат, Родионова Ксения, Сафин Ильдар, Подзолко Ксения, Мельникова Алена, Шәрәфетдинов Эльдар, Шигапов Наил кебекләр бар. Чаңгы ярышлары. Яшел Үзән һәм чаңгы ярышлары – бер чылбырның аерылгысыз звеносы. «Чаңгы ярышлары» спортчылары Татарстан Республикасында иң көчлеләр булып тора. 2023-2024 елгы чаңгы сезоны йомгаклары буенча Гарәфетдинова Лия (1 урын) һәм Мельникова Виктория (3 урын) Чемпион һәм Республика ярышлары призерлары исеменә лаек була. Тимераякта шуу. Хәзерге вакытта «Тимераякта йөрү спорты» бүлекчәсендә 3 тренер-укытучы эшли һәм 90 спортчы шөгыльләнә. Бүлектә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия һәм Республика ярышларында чыгыш ясый. 2023-2024 елгы тимераякта шуу сезоны йомгаклары буенча биш спортчы Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары булып таныла. 2023-2024 сезонда тимераякта шуу спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионы, «4нче спорт мәктәбе» тәрбияләнүчесе Косарев Андрей (КМС) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2024 елгы XII кышкы Россия яшүсмерләр Спартакиадасында һәм тимераякта шуу спорты буенча Россия беренчелегендә катнаша. Җиңел атлетика. «Җиңел атлетика» секциясендә 190 спортчыны әзерләүче 4 тренер-укытучы эшли. Спортчылар Татарстан Республикасы һәм Россия җыелма командалары составында халыкара, Бөтенроссия һәм Республика ярышларында катнаша. Хәзерге вакытта «4 нче спорт мәктәбе» спортчысы Малюшкина Милена, Татарстан Республикасы җиңел атлетика буенча җыелма командасы әгъзасы Краснодар шәһәрендә 2024 (20 яшькә кадәр юниоркалар арасында) Россия беренчелегендә Идел буе федераль округы намусын яклый. Июньдә ул Чебоксар шәһәрендә узган Идел буе федераль округы беренчелегендә 400 м дистанциядә көмеш медале яулый. Карате. Хәзерге вакытта «Карате» секциясенә йөрүче барлык спортчылар Татарстан Республикасы Каратэ Федерациясе әгъзалары булып республика, төбәкара, федераль һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда, шулай ук укыту-тренировка җыеннарында һәм Россиянең әйдәп баручы тренерлары белән мастер-классларда актив катнаша. «4 нче спорт мәктәбе» тәрбияләнүчесе – Ганиева Сабина, каратэ буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, 2024 елда XI Җәйге Россия укучылар Спартакиадасында Идел буе федераль округы намусын яклый. Февральдә ул «Олимпийские Надежды» Бөтенроссия ярышларында үз категориясендә иң яхшы спортчы булып таныла. Волейбол. «Волейбол» секциясе – мәктәпнең әйдәп баручы бүлекләренең тагын берсе. Тренер-укытучылар җитәкчелегендә әлеге бүлекнең спортчылары Республика һәм төбәкара ярышларда катнаша. 2023-2024 сезонда кызлар командасы пляж волейболы буенча Регионара турнирда I һәм II урыннарны яулый. 2011-2012 елгы яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы буенча 2024 елгы мәктәп волейбол лигасында II урынны яулый.