Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең №1 олимпия резервы спорт мәктәбе

Яшел Үзәннең №1 олимпия резервы спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    ТР ЗМР «1нче олимпия резервы спорт мәктәбе» ɵстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә спорт гимнастикасы белән шөгыльләнергә мөмкин.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 07:30 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-28-16
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/z_dol/org5755

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Первомайская ур., 15

ТР ЗМР «1нче олимпия резервы спорт мәктәбе» ɵстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенә 1947 елда нигез салына. Эшләү дәверендә спорт мәктәбе югары нәтиҗәләргә ирешә. Биредә тренерлар коллективы тарафыннан СССР һәм РФның 50дән артык спорт мастеры, 200 спорт остасына кандидат, массакүләм йөзләгән разряд гимнасты әзерләнә. Мәктәп укучылары күп тапкырлар Россия, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы спорт гимнастикасы беренчелекләре җиңүчеләре һәм призерлары була; Россия, Идел буе федераль округы һәм спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы җыелма командалары составына керә. Мәктәп түбәндәге тәрбияләнүчеләре: Владимир Сафронов – халыкара класслы спорт остасы, спорт гимнастикасы буенча дөнья һәм Европа чемпионы; Сидоров Артем, Карасев Евгений, Гыйләҗиев Эмиль, Мамонтов Антон, Буланов Александр, Суконнов Артем, Степанов Алексей, Шәрәфетдинов Артур, Опарина Елена – спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлары белән горурлана. Физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен 2020 елның 14 сентябреннән мәктәпкә Олимпия резервы спорт мәктәбе статусы бирелә. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 527 бала һәм яшүсмер спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә һәм 19 тренер эшли.