Ел сынады, әмма бирешергә исәп юк

08.10.2017 08:48 | Тема дня Принтерга

Ел сынады, әмма бирешергә исәп юк
Бер генә тармак та авыл хуҗалыгы кебек һава торышына бәйле түгел. Мул уңыш җыеп алуга, әлбәттә, табигать шартларының йогынтысы зур. Быел соңга калып килгән яз, яңгырлы җәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сынамады түгел, сынады. Шулай да аграрийлар хуҗалыкларда чәчүне сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыкты.
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин сөйләде. 2017 ел уңышына 9294 гектарда көзге культуралар, шулай ук язгы бөртеклеләр, бөртеккә дигән кукуруз, азык, техник культуралары, бәрәңге һәм яшелчә чәчелгән иде. Тиешле ашлама кертелгән. Урып-җыюны югалтуларсыз башкарып чыгу өчен техника, шулай ук ындыр табагы җентекләп әзерләнгән. Быелгы урып-җыю кампаниясендә 34 комбайн катнаша. 
Әлеге эшләр белән беррәттән терлек азыгы хәстәрләү дә бара. 2 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районда 6700 тонна печән, 53600 тонна сенаж һәм 29000 тонна силос әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 17,8 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Силос салу дәвам итә. Киләсе елгы уңыш өчен 8900 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Җирне туңга сөрү дә оешкан төстә бара.
Җитәкче терлек санына да тукталып китте. Агымдагы елның 1 сентябренә  район хуҗалык­ларында, шул исәптән ярдәмчел һәм фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 19129 баш тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда терлек санын «КВ Агро» җәмгыя­те, «Күгәй» күмәк хуҗалыгы, «Табигать байлык­лары» предприя­тиесе», «Идиятуллина» фермерлык хуҗалыгы саклап кала алган. 
Шушы елның 8 аенда район буенча 20338 тонна сөт җитештерелгән.  Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 103 процент тәшкил итә. Аеруча сөтне арттыруда «Идиятуллина» фермерлык хуҗалыгы (3%),  «КВ Агро» (5%),  «Авангард» җәмгыяте (10%) зур өлеш керткән. Шулай ук 8 айда 20190 тонна ит җитештерелгән. Бүгенге көндә мал-туарны кышка абзарларга урнаштыру белән мәшгульләр. 
Менә шулай, авыл хуҗалыгы тармагында һава торышының көйсезләнүен сәбәп итеп, кул кушырып утырыр­га ярамый. Һәр эшнең үз вакыты һәм ул бер-берсенә ялганып бара. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән горурланырга гына кирәк.
 
  – Ел яңгырлы килүе һәм урып-җыю эшләренә өч атнага соңга калып керешүебез белән үзенчәлекле булды. Аңа да карамастан, алга куйган бурычны оешкан төстә үтәп чыктык. 2017 елда 16642 гектар мәйданнан тулаем 38223 тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш гектарыннан  уртача 26,1 центнер чыкты. Бөртек­ле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан тыш 2660 гектарда бөртеккә кукуруз җыясы бар. Көтелгән уңыш якынча 14372 тонна булырга тиеш. Бу эшкә ВЗП «Заволжья» һәм «Авангард» җәмгыяте шушы көннәрдә керешәчәк. Хәзерге вакытта көнбагышны десикацияләү бара. 2 октябрьгә 1000 гектар мәйдан эшкәртелгән. 10 көннән көнбагышны җыя башлыйлар, – дип сөйли Таһир Җиһаншин.
Алия Гаязова

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту