Әстәгыфирулла, кая менгән?!

02.10.2017 14:35 | Тема дня Принтерга

Әстәгыфирулла, кая менгән?!

Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге чиркәү манарасына менгән хатын-кыз коткарыла.

Бу турыдагы хәбәр ТР МЧС хезмәтенә  кичә 13:27 сәгатьтә килеп ирешә. Нәтиҗәдә, әлеге хатынның колокольняда булуы һәм үз гамәлләренә җавап бирерлек хәлдә булмавы, шулай да үзен агрессив тотмавы ачыклана.

Чиркәү башлыгы сүзләренә караганда, ул әлеге бистәдә яшәүче түгел. Бичараны Яшел Үзән психо-неврологик диспансерына урнаштыралар, аның кем булуын ачыклау өстендә эш алып барыла.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту