Яшел Үзән

Слайдер

  • 15 май 2019 - 12:41
    Яшел Үзән Бөек Җиңүнең 74 язын каршылады
    Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Яшел Үзәндә бик күп тантаналы чаралар узды. Бәйрәм кысаларында яшел үзәнлеләр мәңгелек утка чәчәкләр салды, Үлемсез полк маршында катнашты. Яшел үзәнлеләр сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән шәһәр урамнарын узды. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 14 май 2019 - 15:57
    Карамалы тау мәктәбе укучылары Горький исемендәге заводта булды
    Яшүсмерләр үзләренең уңышлары турында Ренат Мистаховка сөйләде. Чөнки, әгәр дә ул ярдәм итмәсә, Спартакиадада катнашу бәхете, елмаймас иде. Депутат, очрашу барышында, әле экскурсовод ролен дә башкарды һәм укучыларны гына түгел, барлык килгән кунакларны, журналистларны һәрбер җитештерү өлкәсендә, тарихында үзенең җентекле һәм киң белемен күрсәтте. Ренат Искәндәр улы заводта эшләүнең перспективалары, хәзерге вакытта актуаль булган һөнәрләр һәм мәктәп яшьләренең менә нәкъ сайлау, кай тарафка карап хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлау мөмкинлеге чорында булулары турында сөйләде: – Сезнең, яшьләр, хәзер туплау чоры. Сез – укытучылар биргән белемне, ата-аналарыгыздан һәм гомумән, өлкән буыннан алган тәҗрибәне туп­лыйсыз. Онытмагыз, бу югары уку йортындагы кебек: беренче өч елында син зачеткага эшлисең, ә аннары зачетка сиңа хезмәт итә, – дип, тәҗрибәсе белән уртак­лашты Дәүләт Советы депутаты. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 9 апрель 2019 - 11:59
    Бакырчыда 6нчы ел рәттән Коръән уку бәйгесе уза
    Бакырчыда бик күркәм традициягә әйләнгән һәм елдан-ел масштаблырак һәм югарырак дәрәҗәдә оештырыла торган Коръән уку бәйгесендә Яшел үзәнлеләр генә түгел, күрше районнардан да бик теләп катнашалар. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 4 апрель 2019 - 15:44
    Урысбага мәктәбендә – юбилей
    Һәркем өчен укып чыккан белем йорты иң якыны, иң газизе. Инде аны тәмамлаганга дистә еллар үтсә дә, олыгаеп чәчләргә чал төшсә дә, туган мәктәп, аеруча укытучылар, күңел түрендә. Кем генә булсалар да, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәләр дә, балачак, яшүсмер еллары онытырлык түгел. Әле менә Түбән урысбага төп гомум белем бирү мәктәбенең (яңа бинасының) 40 еллык юбилее хакында хәбәр таралгач та, күпләр туган авылына ашкынып кайтты. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 21 март 2019 - 16:56
    “Йолдызлык”та – тел ачкычлары бәйгесе
    Һәр яз саен шәһәребезнең «Йолдызлык» балалар бакчасында зур бәйрәм – «Тел ачкычлары» дип исемләнгән төбәкара мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесе үткәрелә. «Яшел Үзән» газетасы журналистлары бу күркәм чарага ел да барып, газетада яктыртып барырга тырыша. Ни өчен дигәндә, татар телен камил белгән, җыр-биюгә оста, гомумән һәрьяктан сәләтле булган Яшел Үзән бәләкәчләрен һәркем күрергә, белергә тиеш. Чөнки киләчәгебез нәкъ менә балаларыбыз кулында. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 12 март 2019 - 16:49
    10 гимназиядә Каюм Насыйри исемендәге конференция
    Шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә “Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” дип аталган яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Беренче турга 400ләп артык фәнни эш кабул ителгән, 300дән артыгы конференциядә үз эшене яклады. Бик күп галимнәр укучылар эшенә бәя бирде. Илсөя Завилейская фоторепортажы.
  • 15 февраль 2019 - 14:04
    Яшел Үзәндә чаңгы ярышлары
    9 февральдә ил күләмендә «Чаңгы – 2019» ярышлары узды. Спорт бәйрәменә бу көнне район һәм шәһәрдә барлыгы 6203 кеше кушылды. «Маяк» спорт комплексы иртәдән үк катнашучыларның күңелле шау-шуына күмелде. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 13 февраль 2019 - 10:09
    Шәһәр һәм район сессиясеннән
    Яшел Үзән муниципаль районы Советының кырык бишенче һәм шәһәр Советының кырык дүртенче сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Районның икътисади-социаль үсеше буенча нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга планнар яңгырады. Тулырак газетада (№10). Илсөя Завилейская фотолары.
  • 12 февраль 2019 - 16:17
    АНАТОЛИЙ КАРПОВ – Яшел Үзәндә!
    Балалар иҗат үзәгендә “Шахмат марафоны “Яшел Үзән – 2018-2019” финал очрашуы булды. Ул “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында, мәгариф оешмалары, ветераннар һәм ЯҮ муниципаль районында яшәүче гаиләләр арасында узды. Һәм әлеге турнирда катнашучылар белән очрашуга, халыкара гроссмейстер, шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карпов килгән иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне атаклы шәхес кулыннан кабул итү бәхете елмайды. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 12 февраль 2019 - 13:37
    Барыбыз да чаңгыга!
    Кыш рәхәтләнеп чаңгы, чана шуар чак. Яшел үзәнлеләр өчен саф һавада чаңгы шуу мөмкинлеге зур, тирә ягыбызны урманнар уратып алган, ә инде махсус юлдан шуарга теләүчеләр “Маяк” спорт комплексына килә. Мирный микрорайонында да яңа модульле чаңгы базасы һәм яктыртылган трасса эшли. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 30 октябрь 2018 - 14:15
    Кече Шырданда – Зөбәрҗәт
    Кече Шырданда зурлап Өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп, Олы ут күршеләр олы ачасырлылар менеп, ут чыгарып биеп, җырлап һәм җырлатып киттеләр. Гүзәл Минһаҗева фотолары.
  • 12 октябрь 2018 - 08:45
    Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесендә бәйге
    Күпләр кабат хәтерендә яңарткан теория дә, ПАЗикларда узышу да, иң җитди кешеләрне дә елмаерга мәҗбүр итүче кондукторлар конкурсы да булды. Бу хакта тулырак материалны газетабызның җомга санында укырга мөмкин (№74). Илсөя Завилейская фотолары.
  • 17 сентябрь 2018 - 14:04
    Мондый музей Россиядә бердәнбер
    “Зөя утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды. Утрауга яңа сулыш өрүче, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев мондый музейның беркая да күргәне булмавын белдерде. Илсөя Завилейская фоторепортажы.
  • 11 сентябрь 2018 - 09:32
    Урысбага авылында Чишмә бәйрәме гөрләп узды
    Бәхтияр Минһаҗев фотолары.
  • 2 июль 2018 - 10:01
    Чын авылча, Бакырчыларча Сабантуй
    Акъегет авыл җир­легендә быел Сабантуй Бакырчыда чират буенча узды. Әлбәттә, нинди дә булса яңалык кертмәсәләр, Бакырчы халкы була димени соң инде ул?! Чыбыркы шартлату иң кызык уеннарның берсе иде. Соңыннан күренгәнчә бар кеше дә шартын китереп шартлата белми икән әле. Гөлфирә апа Бикмуллинага тиңнәр табылмады. Ә менә сызгыра белүчеләр күп икән. Ирләр дә, хатын-кызлар һәм балалар да бу кызыклы уенда теләп катнашты. «Җүләр галош» исемлесен караганда көлә-көлә эчләр катып бетте. Күптән болай дөньямны онытып ял иткән юк иде. Ә җәен, яшел чирәмдә чаңгыда йөргән кешене күргәнегез бар идеме? Юк икән, Бакырчы сабан туена киләсегез калган, күрсәткән булырлар иде. Гомумән һәр бәйгедә әбие дә, бәбие дә катнашты. Илсөя Завилейская фотолары.
Реклама