Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Менә алар - безнең тугры һәм юмарт дусларыбыз!

23 октября 2020, 15:34

2251

0

15

Инде хәбәр иткәнчә, бүген Горький исемендәге мәдәни үзәктә 4нче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль район Советының II сессиясе узды.

Сессия башланыр алдыннан районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасына язылу оештырылды. Һәм барлык җирлек башлыклары диярлек, үзләренең кайбер авылдашларына, киләсе ярты еллыкка подписка бүләк итте. Чөнки үзләре өчен инде алар күптән язылган.
Ә сез ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе 2021 елны “Туган тел елы” дип игълан иткәнен белә идегезме? Шулай булгач, без инде горур төстә газетага язылу чоры башланды дип, игълан итәбез.
Без бүген газетабызга язылган һәркемне фотога төшердек. Әйе, кемдер әти-әнисен, кемдер күршесен, ә кайберәүләр мохтаҗ, күп балалы гаиләләргә подписка бүләк итте. Алар арасында ТР Дәүләт советы депутаты Ренат Мистахов, Яшел Үзән ПАТП директоры Дмитрий Грузков, “Яшел Үзән икмәк комбинаты” директоры Лариса Гордеева да бар.
Газетага язылу кампаниясендә катнашкан һәркемгә рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк, дуслар.

Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт барчагызга!!!

    2
    X