Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Лаеклы җиңүчеләр бүләкләнде

06 сентября 2021, 11:28

2345

0

15

Хөрмәтле дуслар, «Яшел Үзән» газетасы район хакимияте белән берлектә оештырган «Чәчәкле ишегалды – 2021» фото-конкурсында җиңүчеләр белән таныштырган идек инде. Соңрак сайтыбыз да тавыш бирү буенча җиңүче ачык ланды. Ул – Мулла Иле мәдәният йорты. Котлыйбыз!

Өч айга сузылган бәйге тәмам. Әйе, быел райондашларыбыз бик актив булды. Елдан-ел катнашучыларның артуы безне, һичшиксез, шатландыра. Чөнки нәкъ менә шушы бәйгедә катнашыйм әле дип, тирә-юнен чәчәккә күмүчеләр дә бихисап. Яхшы бит: өй алларында, капка төбендә иртә яздан көзгә кадәр үсентеләр ямь биреп утыра һәм хезмәтеңне күреп, бәяләп, саллы гына суммада бүләкләп тә куялар. 


Гүзәллек тудыручыларның үзләренә дә чәчәк бәйләмнәре, акчалата сертификат тапшырылды һәм киләсе бәйгеләрдә дә шулай актив булып катнашырсыз дип өметләнеп калабыз. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт, якташлар!
 

Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы!!!

      2
      X