Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Камал театры артистлары Васильевода ифтарда

15 мая 2021, 08:08

3578

0

15

Кунаклар Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә инде беренче түгел

“Җәмигъ” мәчетендә Камал театры актерлары катнашында ифтар мәҗлесе узды.

Иң элек мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла Васильево бистәсенең тарихына күз салды. Шул исәптән, “Җәмигъ” мәчете барлыкка килү турында искә төшереп узды.

Театр актерларының сораулары күп иде. Шул исәптән татар мәктәпләре турында да.

☝Васильевода 1992 елда барлыкка килгән беренче татар мәктәбе турында тәүге директор Мәүлиха Вазыйхова сөйләде.
Галиәскәр Камал театры актерлары берничә тапкыр әлеге мәктәптә булган иделәр. Һәм боларның барысы да Рөстәм хәзрәт ярдәме белән.


- Беренче тапкыр мин Фәнис Җиһанша @zigansha_ телефонын табып шалтыраттым. Рәхмәт аңа, ул баш тартмады һәм Васильево татар мәктәбе укучылары белән очрашырга ризалашты. Шуннан безнең дуслык башланды да инде.



Әңгәмәдән соң актерлар һәм Рөстәм хәзрәт Коръән сүрәләрен укыды. Камал театры артисты Раил Шәмсуаров азан әйткәч, җәмәгать намазын укып, ашауга керештек.

Илсөя Завилейская фоторепортаңын рәхим итеп карагыз

Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X