Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Законсызлык очраклары табылган

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы закон таләпләре үтәлешен даими тикшереп тора. Шундый тикшерүләрнең берсендә, прокурор урынбасары А.Путяткин аңлатуынча, Олы Яке авыл җирлеге башлыгының Нәүрүз бәйрәме уздыру турындагы күрсәтмәсендәге кайбер пунктларның законга ярашмавы ачыкланган. Әлеге бәйрәмне уздыру өчен әзерләнгән вакытта планга «Раифа коммуналь челтәре» ширкәтенең вазифадагы затына чара уздырылачак урынны кардан чистарту,...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы закон таләпләре үтәлешен даими тикшереп тора. Шундый тикшерүләрнең берсендә, прокурор урынбасары А.Путяткин аңлатуынча, Олы Яке авыл җирлеге башлыгының Нәүрүз бәйрәме уздыру турындагы күрсәтмәсендәге кайбер пунктларның законга ярашмавы ачыкланган.

Әлеге бәйрәмне уздыру өчен әзерләнгән вакытта планга «Раифа коммуналь челтәре» ширкәтенең вазифадагы затына чара уздырылачак урынны кардан чистарту, чүп-чар контейнерларын кую, бәйрәмнән соң территорияне чүп-чардан арындыру эшләре йөкләнгән пункт кертелгән. Әмма, күрсәтмәнең мондый нормасы законлы була алмый. Ни өчен?
Юридик зат үз хокукын килешү нигезендә генә белдерә ала. Кемнеңдер шәхси эшенә тыкшынырга аның хокукы юк. РФ Бюджет кодексының 1нче маддәсенә ярашлы рәвештә, җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен үтәтү максатыннан чыгып, юридик һәм физик затларга РФ законнарында каралмаган финанс һәм башка бурычларны йөкләргә хокукы юк. Бу очракта Нәүрүз бәйрәмен оештыру планында Раифа ширкәтенә территорияне чистарту, чүп-чар җыюны оештыруны бурыч итеп йөкләү эшмәкәрлек белән шөгыльләнүченең хокукын чикләү булып кабул ителә.
Әлеге очрак буенча Олы Яке авыл җирлеге башлыгына күрсәтмәнең югарыда әйтелгән пунктын юкка чыгаруга бәйле протест белдерелә.
Шундый ук законсызлык Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы чыгарган карарда да табылган. 2012 елның 14 мартындагы «Олы Ачасыр авыл җирлегендә гидротехник һәм башка корылмалар, биналар, инженерлык коммуникацияләрен саклау, халыкны беренче кирәк-ярак белән тәэмин итү турында»гы карарында шундый пункт бар: «Свияга» ширкәте сәүдә объектлары мөдиренә, РАЙПОга, шәхси эшмәкәр Хәйретдиновка ташу чорында көндәлек кирәкле ашамлыклар, товарлар ассортиментын кайтарырга һәм аларның сакланышын тәэмин итәргә». Бу пункт законга ярашмый, монда да кемнеңдер шәхси эшенә тыкшыну буларак килеп чыга. Болардан тыш, «Конкуренцияне яклау турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә, җирле үзидарә органнарына конкуренцияне чикләүче актлар кабул итү тыела.
Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы чыгарган карарның 9нчы пунктында закон бозу очрагы табылуга бәйле рәвештә Яшел Үзән прокуратурасы аны юкка чыгару таләбе куеп протест чыгарган.
Хәзер бу протестларның икесе дә каралу стадиясендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев