Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Закон кайда да үтәлергә тиеш

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән районара бүлеге белән бергә район үзәк дәваханәсендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закон үтәлешен тикшергән. Законга (1998 елның 8 гыйнварындагы 39нчы федераль закон) ярашлы рәвештә, наркотик һәм психотроп матдәләргә кагылышлы бөтен операцияләр һәм аларның күләме юридик зат - җитәкче әмере...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән районара бүлеге белән бергә район үзәк дәваханәсендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закон үтәлешен тикшергән.

Законга (1998 елның 8 гыйнварындагы 39нчы федераль закон) ярашлы рәвештә, наркотик һәм психотроп матдәләргә кагылышлы бөтен операцияләр һәм аларның күләме юридик зат - җитәкче әмере белән билгеләнгән затлар тарафыннан махсус журналда теркәлеп барырга тиеш. Әлеге журналлар соңгы язма кертелгәннән соң да 10 ел саклана.
Яшел Үзән прокуроры урынбасары А.Путяткин сүзләренә караганда, район үзәк дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеген тикшергәндә журналда наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен исәпкә алып бара торган графаларның («ай ахырына калган матдәләр», «факттагы матдәләр», «инвентаризацияләү турында») 2010 елның 1 гыйнварыннан бирле тутырылмавы ачыкланган. Мондый җитешсезлекләр булырга тиеш түгел. Чөнки наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә бәйле операцияләрне исәпкә алу тәртибен бозу аларның контрольсез әйләнешенә китерергә мөмкин.
Әлеге очрак буенча «Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе» МБУЗ баш табибына шәһәр прокурорының күрсәтмәсе чыгарылган. Хәзер бу күрсәтмә каралу стадиясендә.
Елена Савльевна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250