Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирәкче булган

ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан Молдова гражданины 24 яшьлек Дионис Форняга биргән ришвәтенә караганда 30 тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу елның гыйнварында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мәскәү - Уфа юлында «Газель» автомобилен туктаталар. Автомобиль йөртүченең кенәгәсе, паспорты, документлары булмый. Вакытлыча Чувашиядә теркәлгән Форня үзенең Казанга барганда ашыгып чыгып китеп, документларын онытып...

ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан Молдова гражданины 24 яшьлек Дионис Форняга биргән ришвәтенә караганда 30 тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк.
Бу елның гыйнварында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мәскәү - Уфа юлында «Газель» автомобилен туктаталар. Автомобиль йөртүченең кенәгәсе, паспорты, документлары булмый. Вакытлыча Чувашиядә теркәлгән Форня үзенең Казанга барганда ашыгып чыгып китеп, документларын онытып калдыруын аңлата. Ул, ЮХИДИ хезмәткәренә бу эшне «йому» өчен, 500 сум акча тәкъдим итеп, ришвәт бирүдә гаепләнә.
Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, бу көннәрдә суд булып, Форня үзенең гаебен таныган һәм аңа 15 мең сум штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250