Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ышаныч югалмасын

«Балаларга өмет бүләк ит» акциясе барышында Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләр эчке эшләр бүлегенең музеенда булды. Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, «кайнар» нокталарда хезмәт итеп кайтучылар балаларга хокук саклау органнары төзелү тарихы, тәртип сакчыларның хезмәте һәм батырлыгы турында бик күп кызыклы вакыйгалар сөйләде. Хокук сакчыларның киемнәре, төрле кораллар аеруча кызыксыну уятты...

«Балаларга өмет бүләк ит» акциясе барышында Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләр эчке эшләр бүлегенең музеенда булды.

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, «кайнар» нокталарда хезмәт итеп кайтучылар балаларга хокук саклау органнары төзелү тарихы, тәртип сакчыларның хезмәте һәм батырлыгы турында бик күп кызыклы вакыйгалар сөйләде. Хокук сакчыларның киемнәре, төрле кораллар аеруча кызыксыну уятты балаларда.
Раифа махсус училищесының балигъ булмаган яшүсмерләре Казанның яшь тамашачы театрында «Трактирщик» спектаклен карау бәхетенә иреште.
Зөя мәктәбендә узган батырлык дәресе дә укучыларның күңелендә озак сакланыр. Анда Чечняда батырларча һәлак булган Сергей Андриановның (ул шушы мәктәптә укыган) әнисе Зинаида Андриановага «Ватанны саклаганда һәлак булган гаиләгә» медале һәм бүләк тапшырылды.
Л.Парсина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X