Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшүсмер җинаятьчегә җәза

Яшүсмерләр арасында классташларыннан янап, куркытып акча алу очраклары булып тора. Шундый бер фактны Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Савельева хәбәр итә. Петров (фамилиясе үзгәртелеп бирелә) атлы яшүсмер иптәшләре белән бергә классташының, янап, акчасын алган, аны кыйнаган. Аның бу гамәле беленеп, хокук сакчыларын да «кызыксындырган». Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган...

Яшүсмерләр арасында классташларыннан янап, куркытып акча алу очраклары булып тора. Шундый бер фактны Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Савельева хәбәр итә.
Петров (фамилиясе үзгәртелеп бирелә) атлы яшүсмер иптәшләре белән бергә классташының, янап, акчасын алган, аны кыйнаган. Аның бу гамәле беленеп, хокук сакчыларын да «кызыксындырган». Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре инспекциясе Петровны исәпкә куеп, тагын шундый җинаять кылмасын өчен аны вакытлыча үзәккә урнаштыруны сорап судка мөрәҗәгать иткән. Суд утырышында ПДН инспекторыннан, педагогтан, яклаучысыннан, прокурордан, законлы вәкилдән һәм хокук бозучының үзеннән сорау алынган. Бөтен материаллар тикшерелгәннән соң, Петровны суд 5 тәүлеккә җинаятьчел яшүсмерләрне вакытлыча тоту үзәгенә җибәрү буенча карар чыгарган. Мондый үзәккә нигездә яше җитмичә җәмәгатьчелек өчен куркыныч гамәл кылган яшүсмерләрне, балаларны 5 тәүлектән алып 30 тәүлеккә кадәр җибәрәләр. 2012 елда Яшел Үзәннән 12 яшүсмер, төрле җинаятьләре өчен, шундый үзәккә җибәрелгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250