Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ялган акча ясаучыларга төрмә яный

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы торучанлык идарәсе хезмәткәрләре республикада ялган акчалар ясаучы төркем эшләвен белде. Оперативниклар оешкан төркем эзенә төштеләр һәм җинаятьчеләрне ачыклады. Төркемне оештыручы 38 яшьлек яшел үзәнле эшсез химик-технолог, элек тә ялган акчалар ясаганы өчен хөкем ителгән булган. Узган ел шушы җинаяте...

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы торучанлык идарәсе хезмәткәрләре республикада ялган акчалар ясаучы төркем эшләвен белде.
Оперативниклар оешкан төркем эзенә төштеләр һәм җинаятьчеләрне ачыклады. Төркемне оештыручы 38 яшьлек яшел үзәнле эшсез химик-технолог, элек тә ялган акчалар ясаганы өчен хөкем ителгән булган. Узган ел шушы җинаяте өчен утырган җиреннән вакытыннан алда чыккан һәм ялган акча ясау сыйфатын тагын да камилләштерергә уйлаган. Яшел Үзәндәге квартирын саткан да акча басу өчен иң заманча копировка һәм башка шуңа ярашлы җиһазлар сатып алган. Җиһазның күпчелек өлешен Волжскида 50 яшьлек типография хуҗасында саклаган.
2013 елның җәендә ялган акчаларны чынга әйләндерү эшенә элек наркотиклар саткан 40 яшьлек танышын җәлеп иткән. Типография хуҗасы өен тентегән вакытта ялган акча ясый торган җиһазлар: офсет станогын, штамплар ясау өчен экспозиция камерасын, клише, пресс, буяулар, фольга тапканнар.
Бүгенге көндә Яшел Үзәндә һәм Казанда шушы төркем ясаган 9 ялган акча табылган. Оператив информациясенә караганда, алар 250 мең сум акча эшләргә өлгергән. Боларның 5 мең сумлыклары шулкадәр сыйфатлы булган ки, аларны банкта махсус җиһаз аша тикшергәндә генә ялган булуларын ачыклап булган. Бүгенге көндә ялган акча ясаучыларга карата җинаять эше ачылган. Хөкем карары да каты булачак: 8 елдан 15 елга кадәр - төрмә.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев