Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Тыелган матдә агач төбендә генә булган

Яшел Үзән прокуратурасы наркотик матдә саклаган һәм саткан өчен 22 яшьлек Андрей Леонтьевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) карата ачылган җинаять эшен судка җибәрде. Шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу елның августында Леонтьев Васильевоның Октябрьская урамында кәрәзле телефонына килгән смс-хәбәрдән файдаланып, үзенә наркотик матдәле тәмәке кушылмасы сатып алырга була. Шул уй белән...

Яшел Үзән прокуратурасы наркотик матдә саклаган һәм саткан өчен 22 яшьлек Андрей Леонтьевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) карата ачылган җинаять эшен судка җибәрде.

Шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу елның августында Леонтьев Васильевоның Октябрьская урамында кәрәзле телефонына килгән смс-хәбәрдән файдаланып, үзенә наркотик матдәле тәмәке кушылмасы сатып алырга була. Шул уй белән ул, смс-хәбәрдә әйтелгәнчә, түләү терминалы аша шушы матдәне сатып алырга 500 сум акча күчерә. Акча күчерелү белән аның телефонына наркотик матдәнең саклану урыны күрсәтелгән хәбәр җибәрелә. Андрей Леонтьев Яшел Үзәнгә килеп, Малая Красная урамындагы урманлыкта агач төбендә «Винстон» сигарет тартмасында үзенә кирәкле матдәне табып ала. Әмма шушы ук көнне ул Ленин урамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. 22 яшьлек егет үз гаебен танырга мәҗбүр була. Хәзер аның эше судта каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев