Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Төргәк эчендә нәрсә бар?

«Мәк» Бөтенроссия операциясе һәм Татарстанда «Наркотиксыз тормыш» акциясе кысасында Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләре наркотиклы үсемлекләр үскән урыннарны ачыклап тора. «Мәк» операциясе ел саен наркотиклар ясаганда кулланылучы үсемлекләр үстерелгән урыннарны юкка чыгару һәм аларны законсыз әйләнешкә кертмәү максаты белән уздырыла. - «Наркотиксыз тормыш» акциясе башлану белән республика наркополицейскийлары киндер үстерелгән урыннарны...

«Мәк» Бөтенроссия операциясе һәм Татарстанда «Наркотиксыз тормыш» акциясе кысасында Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләре наркотиклы үсемлекләр үскән урыннарны ачыклап тора.
«Мәк» операциясе ел саен наркотиклар ясаганда кулланылучы үсемлекләр үстерелгән урыннарны юкка чыгару һәм аларны законсыз әйләнешкә кертмәү максаты белән уздырыла.
- «Наркотиксыз тормыш» акциясе башлану белән республика наркополицейскийлары киндер үстерелгән урыннарны ачыклады, - дип сөйли Яшел Үзән наркоконтроль бүлеге хезмәткәре Светлана Крылова. - Сентябрь аенда Яшел Үзән бүлеге наркополицейскийлары автомобиль юлы буенда үсемлектән ясалган матдәле өч төргәк тапты. Экспертлар аның наркотик матдә - марихуана булуын ачыклады. Өстәвенә, аның авырлыгы 8 килограммнан артып киткән иде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер аның хуҗасын эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә. Андый 100 грамм матдә саклаган өчен кеше ирегеннән 10 елга мәхрүм ителергә мөмкин.
С.Крылова сүзләренә караганда, наркотик матдәле үсемлекләр үскән ике авыл җирлеге башлыгына рәсми күрсәтмә дә чыгарылган. Аларның гомуми мәйданы 3 гектарга якын булган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев