Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Төп коралы – пычак

Шәһәр суды алдан уйлап кылган авыр җинаяте өчен Яшел Үзәндә яшәүче беркайда да эшләмәүче элек тә авыр җинаять кылып хөкем ителгән 23 яшьлек Николай Дмитриевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр кодексының 111нче маддәсенең 1нче кисәге буенча хөкем карары чыгарды. Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Әхмәтшин сүзләренә караганда, Н.Дмитриев шушы...

Шәһәр суды алдан уйлап кылган авыр җинаяте өчен Яшел Үзәндә яшәүче беркайда да эшләмәүче элек тә авыр җинаять кылып хөкем ителгән 23 яшьлек Николай Дмитриевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр кодексының 111нче маддәсенең 1нче кисәге буенча хөкем карары чыгарды.
Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Әхмәтшин сүзләренә караганда, Н.Дмитриев шушы елның июнендә Заикин урамындагы фатирында бер танышы - беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 32 яшьлек Василий Артемьев (исем-фамилиясе үзгәртелеп бирелә) һәм тагын бер таныш хатын белән күңел ачып аракы эчеп утырган вакытта, болар арасында бәхәс чыга. Бу ызгышка салкын корал - кухня пычагы белән нокта куела. Дмитриев Василийның корсагына пычак кадый. В.Артемьевны үлем тырнагыннан медиклар гына йолып ала. Ә инде бөтен төр бәхәс-ызгышларны тел белән түгел, кул белән хәл итә торган Николайга суд каршына чираттагы тапкыр чыгып басарга һәм үз гаебен танырга гына кала.
Әлбәттә, суд гаепләнүченең җинаятьне ачуда активлык күрсәтүен, әмма җинаятенең куркыныч рецидивта булуын, өстәвенә аның, баштагы җинаяте өчен җәзаны, шартлы рәвештә вакытыннан алда үтәп, иреккә чыгуын да исәпкә алмыйча калдырмый. Суд Дмитриевның җәмгыятьтән аермыйча торып төзәлә алмаслыгын аңлап, аны ирегеннән 3 ел ярымга мәхрүм итеп, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрә. Аннан ул ике тапкыр бер үк төрле җинаять кылып, төзәлеп кайта алырмы, анысын алдан беркем дә әйтә алмый. Төзәлсен иде, бик яшь бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X