Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Телефоннарга дәгъва күп

Яшел Үзәндә кулланучылар базарындагы яңалыклар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова сөйләп, түбәндәгеләрне ассызыклады. 2012 елның I кварталында бу бүлек 320 мөрәҗәгать караган. Шуларның 240ы телдән булса, 80е - язмача. Дәгъваларның күбесе сәүдә эшчәнлегенә кагыла - 240. Көнкүреш...

Яшел Үзәндә кулланучылар базарындагы яңалыклар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова сөйләп, түбәндәгеләрне ассызыклады.

2012 елның I кварталында бу бүлек 320 мөрәҗәгать караган. Шуларның 240ы телдән булса, 80е - язмача. Дәгъваларның күбесе сәүдә эшчәнлегенә кагыла - 240. Көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча - 54, торак-коммуналь хезмәте күрсәтү - 17 һәм башкалар.
310 мөрәҗәгать кулланучы файдасына хәл ителгән. Бу барлык дәгъваларның 96,9 процентын тәшкил итә. Сыйфатсыз товар кире бирелеп, 288 мең сумнан артык акча кулланучыга кире кайтарылган.
Дәгъваларны аерып караганда, сәүдә өлкәсендә бигрәк тә кәрәзле телефоннарга кагылышлы мөрәҗәгатьләр өстенлек ала. Аңардан азга гына катлаулы көнкүреш техникасы калыша. Аяк киемнәренә, радио-телеаппаратурага кагылышлы дәгъвалар да бар.
«Связной-Логистика» җәмгыяте фирмаларында, «Евросеть-Ритейл» ширкәтенең Идел буе филиалында кәрәзле телефоннарга сыйфатсыз ремонт ясалуы, экспертизаның озак алып барылуы да кулланучыларны канәгатьләндерә алмый. Көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча тәрәзә рамнары һәм ишекләр куюдагы җитешсезлекләр шулай ук күпләрдә ризасызлык уята. Әлбәттә, бу мөрәҗәгатьләрнең һәммәсе карала.
Шуларны истә тотып, бүлек белгечләре профилактика чаралары уздырып, халыкны урыннарга чыгып кабул итә, мәктәпләрдә укучылар белән очраша һәм кулланучыларга консультацияләр бирә.
Җиде сәүдә объектында - эшмәкәр Корочкин А.В. , «Алита», «Ирида» ширкәтләренең «7дней», «Магнит», «Пятерочка» кибетләрендә 9 товар буенча атна саен мониторинг уздырыла. Шулай ук базарда 24 товар буенча - атна саен, 10 кибеттә спиртлы эчемлекләр буенча ай саен мониторинг уздыру да үз нәтиҗәсен бирми калмас.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X