Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Тагын аферистлар

Соңгы берничә атна эчендә генә дә Яшел Үзән кешеләре ялганчыларга тагын 160 мең сумга якын акча күчергән һәм шуның кадәре үк аларга каршылык күрсәтә алган. Ялган тикшерүчеләргә туганнан туганын «коткару» өчен 57 мең сум акчасын күчергән 64 яшьлек хатын иң күп зыян күрүчесе булган. Банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр алган...

Соңгы берничә атна эчендә генә дә Яшел Үзән кешеләре ялганчыларга тагын 160 мең сумга якын акча күчергән һәм шуның кадәре үк аларга каршылык күрсәтә алган.
Ялган тикшерүчеләргә туганнан туганын «коткару» өчен 57 мең сум акчасын күчергән 64 яшьлек хатын иң күп зыян күрүчесе булган. Банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр алган 41 яшьлек ир дә ышанучан кеше булып чыккан. Аның телефоны «СМС-информация» хезмәтенә тоташтырылган булса да, ялганчыларга ышанып, 43 мең сум акча күчергән. СМСлар килеп торса да, ир хәбәрләрне укып мәшәкатьләнмәгән, ялганчылар ни әйтсә, шуны эшләгән. Шундый ук юл белән ялганчылар тагын өч кешене кәкре каенга терәгән. 78 яшьлек пенсионер хатын улына ярдәм итәм дип, 18 мең сум акчасыннан колак каккан.
Ышанучылар белән рәттән яшел үзәнлеләр арасында ялганчыларга ышаныч белдермәүчеләр дә табылган, бәхеткә. Алар аферистларның үзләрен өстәмә сораулар биреп аптыраткан. Шуңа күрә акчаларын да югалтмаган.
Полиция хезмәткәрләре киңәш итүенчә, әгәр дә шундый шалтыратулар булса, аферистлар белән сөйләшмичә телефонны гына куярга кирәк. Әгәр дә контактка керергә туры килсә, күбрәк сораулар бирергә киңәш ителә. Шулай итеп, сез җинаятьченең сценариен бозып, ситуацияне контрольгә алырсыз. «Исемегез ничек?», «Сез кайдан шалтыратасыз?», «Ул кайда урнашкан?» кебек сораулар бирергә кирәк. Әгәр дә аферистлар, әйтик, Самара өлкәсеннән дисәләр, Яшел Үзәндәге полиция бүлегенең адресын алар каян белсен ди. Сөйләшкәндә һәр сорауны, ишетмәмешкә салышып, бер­ничә тапкыр кабатлатырга кирәк. Яисә абонентның күпмедер вакыттан соң шалтыратуын сорагыз. Шулай итеп, вакытны отып, шул арада полициягә шалтыртырга була. Бәлагә тарыган туганыгызның телефонына үзегез шалтыратып алырга була. Әгәр дә банктан дисәләр, банкка шалтыратырга кирәк.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең
матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X