Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Сыра» рейдлары дәвам итә

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сыра эчемлекләрен законсыз сату очракларын ачыклау рейдларын дәвам итә. «Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен дәүләт көйләве турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә 2013 елның 1 гыйнварыннан сыра стационар булмаган сәүдә объектларында, контроль-касса техникасыннан башка һәм төнге чорда сату тыела. Сыра стационар сәүдә объектларында һәм шәһәрдә...

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сыра эчемлекләрен законсыз сату очракларын ачыклау рейдларын дәвам итә.
«Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен дәүләт көйләве турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә 2013 елның 1 гыйнварыннан сыра стационар булмаган сәүдә объектларында, контроль-касса техникасыннан башка һәм төнге чорда сату тыела. Сыра стационар сәүдә объектларында һәм шәһәрдә мәйданы - 50, ә авылда 25 квадрат метрдан ким булмаган оператив идарә итүдә яисә бер һәм аннан да күбрәк елга арендага алынган склад биналарда гына сатылырга тиеш. Әлеге закон үтәлешен тикшерү өчен эшче төркем төзелеп, гыйнвар аеның беренче көннәрендә үк 12 административ беркетмә төзелде дә инде. Гаеплеләргә штраф яный: оешмалар өчен - 30дан 40 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә - 3тән 4 мең сумга кадәр.
Л.Парсина,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев