Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Штрафны вакытында түләмәсәң, икеләтә арта

5 декабрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр рейд уздырып, 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләр тарафыннан 27 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән. - Комаров урамында «ВАЗ-321074» автомобилен туктаткач, машина йөртүче - 62 яшьлек ирнең исерек булуы ачыкланды, -дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Ул, бер стакан сыра...

5 декабрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр рейд уздырып, 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләр тарафыннан 27 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән.

- Комаров урамында «ВАЗ-321074» автомобилен туктаткач, машина йөртүче - 62 яшьлек ирнең исерек булуы ачыкланды, -дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Ул, бер стакан сыра эчеп, 2 сәгать узгач, кибеткә ашамлыклар алыр­га чыктым дип аңлатты бу тәртибен. Автомобиль эвакуатор ярдәмендә штраф тукталышка куелды.
Рейд барышында инспекторлар Заикин, Татарстан һәм Ленин урамнарында тиешсез урыннан юл чыгып барган 9 җәяүлене дә административ җаваплылыкка тарткан. Аларга хәзер 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Заикин урамында «Лада-Приора» автомобилен йөртүче 26 яшьлек егеткә, машинасын каеш кимәгән килеш йөрткән өчен, 1000 сум штраф салынган. Ә 54 яшьлек «ВАЗ-21140» автомобилен йөртүче юлдан чыккан җәяүлегә юл бирмәгән. Хәзер аңа 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасынна укый аласыз.

http://kronauto.clan.su/_pu/1/33609.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев