Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Сабырлыкның да чиге була

13 мартта Яшел Үзән суды эчкече ирен аяк киеменең «шпилька»сы белән имгәтеп үтергән Васильевода яшәүче 45 яшьлек Нина Балякинага хөкем карары чыгарды. Бу хатынның «кара» көннәре 10 ел элек, ире эшләүдән туктагач, башлана. Сергей Нина исәбенә яшәп, эчә һәм хәтта өйдәге әйберләрне дә чыгарып сата торган була. Исерек вакытында ул...

13 мартта Яшел Үзән суды эчкече ирен аяк киеменең «шпилька»сы белән имгәтеп үтергән Васильевода яшәүче 45 яшьлек Нина Балякинага хөкем карары чыгарды.
Бу хатынның «кара» көннәре 10 ел элек, ире эшләүдән туктагач, башлана. Сергей Нина исәбенә яшәп, эчә һәм хәтта өйдәге әйберләрне дә чыгарып сата торган була. Исерек вакытында ул ни кылганын аңламый, агрессив булып, Нинага да кул күтәргән. Гаилә ызгышларын хәтерләтеп хәзер хатынның тәнендә ире җәрәхәтләгән эзләр генә калган. Сугыш чукмарыннан кызына да эләккәләгән. Олы уллары, тавыштан туеп, аерым яши башлый.
Кызганычка, хатын дәваханәләргә дә, хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итмәгән. Ире исерек вакытта ул өйдән чыгып китү ягын караса да, бөтен ызгыш-талашлардан да качып котыла алмаган ул. Узган елның 1 ноябрендә Балякин хатыны аңа носки сатып алмаганга тавыш чыгара. Иренең характерын белгән Нина кибеткә носки алырга чыгып йөгерә. Кайтса, ишек эчтән бикле була. Хатын ишекне никадәр шакыса да, эчтән бикләп йоклаган ирен озак уята алмый. Күпмедер вакыттан соң ир хатынны кертә, әмма ничә еллардан бирле түзеп яшәгән хатынының да түземлеге бетә. Үзен тыя алмаган Нина набойкасы төшеп кадагы гына тырпаеп торган аяк киеме белән иренең башын яра, борын сөяген сындыра һәм колагын җәрәхәтли. Күп санлы имгәнүләр алган ир дәваханәгә бер атнадан соң гына мөрәҗәгать итә һәм шунда үлә. Нина Балякина гаебен танып гариза яза...
Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, Нина Балякинага карата җинаять эше кузгатыла. Суд хатынның үз гаебен тануын, иренең элеккеге тәртипсезлеген, балигъ булмаган баласы булуын исәпкә алып, хатынны 5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итә.
Л.Парсина,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X