Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Рецептлар сатып табыш алган

Күптән түгел наркоманнарга ялган рецептлар саткан яшел үзәнле тоткарланды. Кодеинлы препаратларны рецепт белән генә сату дезоморфинлы наркоманиягә каршы көрәш чарасының берсе. 2012 елның 1 июненнән Россия Федерациясендә гамәлгә кергән бу закон дезоморфин куллануны тыю максаты белән эшләнде. Әмма законны әйләнеп узарга теләүчеләр табылып тора. Менә шулай, 34 яшьлек яшел үзәнле...

Күптән түгел наркоманнарга ялган рецептлар саткан яшел үзәнле тоткарланды.
Кодеинлы препаратларны рецепт белән генә сату дезоморфинлы наркоманиягә каршы көрәш чарасының берсе. 2012 елның 1 июненнән Россия Федерациясендә гамәлгә кергән бу закон дезоморфин куллануны тыю максаты белән эшләнде. Әмма законны әйләнеп узарга теләүчеләр табылып тора. Менә шулай, 34 яшьлек яшел үзәнле үзенчә табыш алу юлын эзләп тапкан. Ул, Казанга барып, ялган рецептлар белән «крокодил» ясарга мөмкин булган кодеинлы препаратлар алып кайта башлаган. Тора-бара аның бу эшчәнлеге артык җәелеп китә. Казан даруханәләренең берсендә 29 ялган рецепт ачыклана, һәм тагын 6 бланк шушы ирдә тоткарлаган вакытта табып алына. Тоткарланучы үзе наркотиклар кулланмаган, элек җинаять җаваплылыгына да тартылмаган, легаль табышы да бар - шәһәр предприятиеләренең берсендә эретеп ябыштыручы булып эшли, өстәвенә, күптән түгел гаиләсендә игезәк балалары туган. Ялган рецептларны һәм дару препаратларын ул дезоморфин ясаучыларга сата торган булган. Хәзер бу кешегә карата җинаять эше кузгату турында сүз бара. Аның РФ Җинаятьләр кодексының 233нче маддәсе буенча ике елга ирегеннән мәхрүм ителүе бар.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКның Яшел Үзән МРО өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X